ХАКЫНА бәйл. 1) Ихтирам йөзеннән; кем яки нәрсә хөрмәтенә. Хәдичә Мөхәммәднең пәйгамбәрлегенә беренчеләрдән булып ышана һәм аның изге иманы хакына көчен дә, байлыгын да кызганмый. А.Тимергалин. Фәтхи абзый да кунак хакына эшен бүлеп кайтып җиткән. З.Мәхмүди 2) Өчен. Эш-тормышыңны тамак хакына хезмәт итүгә тигезләү иҗат кешесе өчен үлемгә тиң... А.Гыйләҗев. Мәрьям исә, замандашларының һәм килер буыннарның бәхете хакына, моңарчы күрелмәгән гүзәл кала торгызу турында хыяллана. М.Маликова |