ХАКЫЙКЫЙ с. гар. 1) Дөрес, чын, чынбарлыкка туры килә торган. Ә чикләүнең иң кулай юлы күптән билгеле: халык арасында чын, хакыйкый фәнне фәрештәле каләм ярдәмендә армый-талмый тарату һәм популярлаштыру. А.Тимергалин. Юк, бу – матур сүз уйнату гына түгел, бәлки Зөлфәт шигъриятенең асыл сыйфатын ачыклаучы символик сурәт, хакыйкый чынбарлык. Н.Гамбәр

2) Тулы хокуклы. Аның балалар хирургы, уролог, медицина фәннәре докторы, профессор, ТАССРның һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы, Россия Медицина-техника фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы, --- ТРның Дәүләт бүләге лауреаты икәнен күпләр белә. Т.Нәҗмиев. Флёра Сафиуллина – филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган укытучысы, --- Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы. М.Садыйков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә