ХАКЫЙКАТЬ и. гар. 1) Дөреслек, хаклык; дөреслеккә туры килгән факт; нәрсәнең дә булса дөреслеге, чынлыгы. Аннары, аның алдында чын хакыйкатьне әйтергә ярыймы соң дигәндәй, Зөһрә ягына ым кагып куйды. М.Хәсәнов. Сафа Гәрәй ханның уйлары хакыйкатькә якын иде. Р.Батулла

2) Белем һәм тәҗрибә ярдәмендә сыналган, тикшерелгән фикер, караш. Бәлки, аның гомере буена әкренләп төшенгән һәм үзе генә белгән зур бер хакыйкате бардыр, ихтимал, шуңардан аңа ялгызлыгын җиңеләйткән чын юаныч килә дә торгандыр. Ә.Еники. Мәгълүм хакыйкать бар: бәхетне аны эзләп түгел, эшләп табалар. М.Хәсәнов

3) Чынбарлык, дөрестән дә булган нәрсә; тормышта булган әйбер. Мәктәптә чакта вәгъдә ителгән томанлы мөмкинлекләр белән тормыш хакыйкате арасындагы аерманың ни дәрәҗәдә зур һәм тирән булуын көннән-көн төшенә барган саен, каушау һәм аптырау тойгысы да көчәя барды. Н.Фәттах. Бу ниятен ачы хакыйкать күсәк белән Сабантуйда ватылган чүлмәк кебек чәлпәрәмә китерде. Т.Галиуллин

4) Әхлакый идеал буларак дөреслек, гаделлек. Берсе, татар булганга күрә, үзе теләгән чинга күтәрелә алмаган, бердәнбер баласын, хакыйкатькә ышанычын, Ватанын, моңа кадәр табынган идеалларын югалткан. Р.Рахман. Хакыйкатькә ышанганнарның күзендә – яктылык. Мәдәни җомга

5) филос. Объектив чынбарлыкта булган нәрсәләрнең кеше аңында дөрес, төгәл чагылышы. «Кешегә чикләнмәгән хакыйкатькә, ягъни абсолют хакыйкатькә ирешү сәләте бирелмәгән, шунлыктан ул нисби хакыйкать белән канәгатьләнергә мәҗбүр», – диләр галимнәр. А.Тимергалин. Объектив хакыйкать күп кенә субъектив хакыйкатьләрдән җыела. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә