ХАКЫ’ЙКАТӘН рәв. гар. 1. Чынлап, чынлап торып, дөреслектә. Ул хакыйкатән дә саран вә тәрбиясез кеше иде. Г.Ибраһимов. Русия мөселманнарының хәлләре хакыйкатән бик күп үзгәрергә мохтаҗдыр. Г.Исхакый 2. кер. сүз. Дөрестән дә, чыннан да, ихластыр. Хакыйкатән, Даниил 1522–1539 еллар арасында митрополит вазифаларын башкара, Макарий исә 1542 елдан шул урынга утыртыла. Р.Батулла. Хакыйкатән, Сибгат Хәким дөрес әйткән: премия ул язучыны боза гына. Р.Мөхиярова |