ХАКСЫЗЛЫК и. 1) Хокуксызлык. Менә шул – үлем белән, җәбер-золым һәм хаксызлык белән көрәш рухы бездә бишектәге заманнарда ук баш калкыткан. Н.Фәттах. Гарифҗан Сәхипов корган тозак шапылдап ябылды да Бакыйның язмышын хаксызлык йозагына бикләп тә куйды. Ә.Гаффар 2) Законсызлык, канунсызлык. Хаксызлык корбаннары бихисап. Ш.Галиев. Шуңа күрә, Русиядә генә хаксызлык, без ахмаклар илендә яшибез, дип баш катырмагыз. Л.Заһидуллина 3) Гаделсезлек. Дөньяда хаксызлык барын тойсаң да, көрәшкә чыга алмыйсың... А.Гыйләҗев. Берәр җирдә хаксызлык күрсәм, дәшми тора алмыйм. И.Шиһапов |