ХАКСЫЗ II с. 1. 1) Хокуксыз, юридик көчсез; вәкаләтләре булмаган. Кайтып доклад ясагач, групком Миңлебаевның юлын хаксыз тапты. Г.Ибраһимов. Соңыннан ул карарның хаксыз булуын рәсми рәвештә таныдылар. Р.Вәлиев 2) Канунсыз, законсыз; рөхсәт ителмәгән, ярамаган. Хаксыз эшкә тотынуыңны сизенәсеңме? А.Гыйләҗев. Шундый әһәмиятле мәсьәләдә аларга үз белдегенчә эш кылырга рөхсәт ителгән икән, башка мәсьәләләрдә дә алар хаксыз юлдан китеп бармаслар, дигән гарантия юк. Р.Хәкимов 2. рәв. мәгъ. Канун бозып, законга каршы килеп, хокукы булмый торып. Сине дә бит хаксыз рәнҗеттеләр, Дөреслекне эзләп чабарбыз, – Табарбыз... И.Юзеев. Ике арадагы дуслык солыхын хаксыз бозган өчен, Сөләйман солтан галиҗәнаплары сине нык гаепли. В.Имамов |