ХАКСЫЗ I с. сөйл. 1. Буш, түләүсез, түләнми торган. Хаксыз эшкә кем дә урнаша ул, акчалы эшне каян табарга? Р.Вәлиев 2. рәв. мәгъ. Бушлай, хак алмыйча. Хаксыз эшләргә яратмый шул хәзерге яшьләр, яхшы эш тапмаса, ике-өч дипломын кочаклап, өйдә утырырга да мөмкин. Сөембикә |