ХАКЛЫК и. 1) Дөреслек, чынлык, хакыйкать, чынбарлыкка туры килү. Чөнки, үзең ярлы булсаң да, күршең бай булсын, дигән ярым шаяртулы сүзләрдә хаклык барлыгына торган саен ныграк ышана килә иде. Ф.Яруллин. – Аларның сүзләрендә дә күпмедер хаклык бар иде бит, бабай, – дип, аның йөзенә күтәрелеп карады Тимерхан. Р.Вәлиев 2) Гаделлек. Байрак тотып үлемсезлеккә барган ул кешене, терелтеп, тыныч көнкүрешкә кайтарасы иде, тормышта хаклык өчен көрәшүче, үзен аямаучы комиссар булсын иде. Ш.Галиев. Хаклык эзләп, йөзләгән суд утырышы булгандыр. Г.Газиз |