ХАКЛЫ II с. 1. 1) Урынлы, дөрес. Синең хаклы сүзең, урманның берничә агачтан гына тормавы искә төшә. Х.Туфан. Элеккеге фирка җитәкчеләренең берсе – хәзерге генерал – ифрат хаклы, акыллы сүзләр чәчә иде. Т.Галиуллин 2) Тиешле; үзенә тиешле булган, өлешенә тигән. Наҗар минутлар эчендә шуны ачыкларга тырышты: күзгә күренеп торган ерткыч хаклы җәзасын татыгач, кешеләр тәмам тынычлана алырмы? Ә.Баян. Чөнки горурланыр өчен ныклы нигез, хаклы сәбәпләр бар. Р.Фәйзуллин 3) Дөрес уйлый, фикер йөртә, эш-гамәл кыла торган. Югыйсә без өлкәннәр гел хаклы гына булмыйбыз. Ф.Яруллин 4) Хакы булган, лаеклы булган. Ә бу байлыкларның хаклы варисы Хәсәнне коллыктан ни дип йолкып алырга? А.Хәсәнов. Хатын-кыз, ир хатыны, балалар анасы булу белән бергә, иҗат итәргә, җәмгыятьтә лаеклы урын алырга хаклы шәхес тә. М.Маликова 2. рәв. мәгъ. Дөрес, урынлы рәвештә. Хаклы шомлангансыз, Кәримҗан ага, аптырашта калдым – Тәзкирәм өйдә юк. А.Гыйләҗев. Ни генә булса да, хаклы шауладылар, хаклы бәхәсләштеләр, хаклы бәяләделәр. Р.Фәйзуллин 3. хәб. функ. 1) Хокукы бар, хакы бар; хокуклы, лаеклы. Мондый йолдызлы кешеләр теләсә нинди машинага бушлай утырып йөрергә хаклы. Ф.Яруллин. Син яшәргә хаклы, син – бу җирнең герое! Д.Салихов 2) Дөрес уйлау, дөрес юлда, дөрес фикердә булу турында. Сүз дә юк, ул якларын да исәпкә алсаң, хатыны хаклы иде. М.Хәсәнов. Аның бер гаебе дә юк, ул тулысынча хаклы, һәм аны монда тикшереп тору да кирәкми! З.Зәйнуллин |