ХАКЛА’У ф. 1) Даулау, яулау, яклау; дәгъва итү. Үз хакыңны хаклап сүз әйтерлек чама юкмыни синдә?! А.Гыйләҗев. --- Маңгаена сукты Абсолютның. Сукты Галилейлар үчен алып, Коперниклар сүзен хаклап сукты... Л.Лерон

2) Олылау; хакын тану; хаклы дип санау, исәпләшү; хөрмәт белән карау, санлашу. Безнең хакны хаклар, аштан олы булмас идең, энекәш? В.Имамов. Ә бит дөрес әйтәсең: башта уку, дидек, аннары, фатир булсын, дидек, фатир алганга да ике ел… Бала хакын хакламагач, нинди яшәү ул?! Г.Гыйльманов

Хаклап йөрү Гел хаклау; озак вакыт хаклау. Бәс, алай икән, нигә ул әтиләре авылында гаделлек хаклап йөргән булды? А.Гыйләҗев. Һаман шул гомер бетмәс күрше хакын хаклап йөрү инде. Н.Гариф

Хаклап килү Күптәннән бирле хаклау. Үз хакын гына хаклап килә шул андыйлар. Р.Вәлиев

Хаклап тору Әле, хәзер яки һәрвакыт, гел хаклау. Күз яшедәй чиста шигърият Меңәр гасыр, диләр, кимендә: Вөҗдан өлгеләрен хаклап тора, Күк гөмбәзен тотып иңендә. Ф.Гыйззәтуллина. Вакытыңны саклап торма, Хаклап тор! Н.Сафина

Хаклый башлау Хакларга керешү. Бу миндә бераз шикле уйлар тудырды: әгәр шушы халыклар, үзара берләшеп, зур көчкә әйләнсә һәм үз хакларын хаклый башласа, бу, киресенчә, Россиянең таркалуына китермәсме? Р.Гыйлемханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә