ХАКИМЛЕ’К ИТҮ ф. 1) Хуҗа булу, өстенлек итү. Нишләптер, гел бүтәннәр өстеннән хакимлек итү белән саташалар. Ш.Галиев. Заман кемнең кулында, Шулар хакимлек итә. С.Әхмәтҗанова 2) Хакимият башында тору, идарә итү. – Кенәз, минем һич тә хакимлек итүемне җәзадан башлыйсым килми, – диде Василий, озак кына уйланып торганнан соң. М.Әмирханов. Илләр белән императорлар, патшалар, президентлар, корольләр, ханнар хакимлек итә. Р.Миңнуллин 3) күч. Колач җәю; хөкем сөрү. Урман өстендә күк яктылыгы чагылып калгаласа да, аста инде эңгер-меңгер хакимлек итә. Г.Гыйльманов. Җиһанда әбиләр чуагы хакимлек итә иде: бер-берсе белән куышлы уйнаган тоҗымнар, өрфия канатларын тибрәтеп, әле монда, әле тегендә килеп сарылалар. А.Әхмәтгалиева |