ХАКИМЛЕК и. 1) Хаким булу; хуҗа, түрә, башлык дәрәҗәсе. Гера аны байлык һәм хакимлек белән ымсындыра. Г.Хөсәенов. Алар уйлавынча, хакимлек көче аларның кулларына үзе килеп керә дә, халыкны тагын тигез сафларга бастырып, бәхетле киләчәккә алып китәчәкләр, имеш. Я.Шәфыйков

2) Хакимият, власть; дәүләт белән идарә итү хокукы. Баштагы мәлдә хакимлек руслар ярдәмендә Мөхәммәд Әминдә булса, соңрак нугайларның хәрби отрядлары ярдәмендә Алиханга күчә. Т.Кәримов. Ачыктан-ачык хакимлек урнаштыргач, без бөтен кануннарны да үзгәртеп бетерәчәкбез: безнең законнар кыска, аңлаешлы, берничек тә боргаланмый торган булачак. М.Кәбиров

3) Өстенлек; өстенлек итү, идарә итү, баш булу. Әби патша юллары да, татар өстеннән Мәскәү хакимлеге дә, буйсынмаганнар өчен Себер төрмәләре дә исән бит әле. Т.Нәҗмиев

4) күч. Нәрсәнең дә булса башкаларга караганда өстенлеге; күбрәк, артыграк булуы. Күңелне туктаусыз актарып торган газаплы уйлар хакимлегендә алдагы кичне көтәсе калды. Н.Әхмәдиев. Табигатьтә кыш үзенең хакимлеген урнаштыра. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә