ХАКИМ и. гар. 1. 1) Идарәче, башлык, хуҗа, түрә, мөдир; хакимлек итүче. Хаким буласы килү – кеше холкының иң гаҗәп бер дәртедер. Р.Хәкимов. Әйе, хаким белән халык арасындагы каршылык адәм баласының табигатенә үк салынган инде. З.Хөснияр

2) Хөкем итүче, хөкем чыгаручы; судья; казый. Ришвәт – үз файдасына хөкем итсен яки сүз сөйләсен һәм тавыш бирсен өчен, казый һәм хакимнәргә, кулларында эш булган кешеләргә бирелә торган мал һәм бүләк. Р.Фәхретдин. Болар – хакимнәр һәм казыйлар, ягъни мөселман кануннары нигезендә хөкем чыгаручы судьялар; полиция, таможня, чик буе хезмәткәрләре, илчеләр, төрле вәкилләр. Р.Фәхретдинов

3) спорт Арбитр, судья. Хакимнәр проблемасы хәл ителде, арбитрлар мәктәбе эшли. Йолдыз. – Ләкин тренерлар китү сәбәпле, командалар таркалды, – дип билгеләп үтте ярышлар хакиме Геннадий Горбатов. Авыл таңнары

4) күпл. Хакимият ияләре, югары сыйныф кешеләре. Ачыграк әйтсәк: егерменче гасыр башында илне һәм халыкны изә-изә, талый-талый шушы фаҗигале хәлләр килеп чыгуга сәбәпче булганнар икән – димәк, Рәсәй патшасы һәм, гомумән, байлар, хакимнәр катламы фәрештә кебек изге булмаган инде алар! М.Вәлиев. Кыскасы, дин халыкка түгел, хакимнәргә хезмәт итә, чөнки халыкны «үз ирке» белән аларның коллары итә. З.Мурсиев

5) күч. Беренче урында, алгы планда булган нәрсә яки өстен көч. Вакыт – хаким, һәркемне дә үзе сыный, Алашадан, көчәнсә дә, шигырь тумый. Н.Әхмәдиев. Шигырь хаким булса да, Шагыйрь хаким булалмый. Р.Миңнуллин

2. с. мәгъ. Ил, дәүләт белән идарә иткән, югары сыйныфтан булган. Хаким затларга барысы да берьюлы кирәк. Ф.Латыйфи. Югарыдагыларга, хаким сыйныфка ярдәм итәргә теләүчеләр һәрвакыт һәм һәр буыннан табыла тора! М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә