ХА’КИ с. фар. 1. Яшькелт көрән төстәге. Әмирҗан брезент плащын һәм хаки фуражкасын салып чөйгә элде. Ш.Камал. Әле дә исендә, апасы бүләк иткән иде ул хаки чалбарны ---. Ш.Мостафин

2. и. мәгъ. 1) Яшькелт көрән. Аның өстендә гәүдәсенә сыланып торган, хаки төсендәге бик килешле өр-яңа китель. И.Салахов. Әкәмәт малай ул – өстендә бугазына кадәр төймәләнгән яшькелт хаки төсендәге китель, пөхтә чалбар, тик лампаслары гына юк. Р.Мирхәйдәров

2) Шул төстәге тукыма. – Биючеләргә костюмнар тегәр өчен, берничә метр хаки алырга кирәк, җепләрем дә бетеп килә, – диде апасы, җыена-җыена. Сөембикә

3) Шундый материалдан тегелгән, гадәттә хәрбиләр, геологлар, балыкчылар, аучылар һ.б. кия торган махсус кием. Алар чит илнекеләр булса кирәк. Өсләренә хаки кигәннәр. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә