ХА’КЕР и. ингл. 1) Компьютер программалары төзү белән шөгыльләнүче кеше; компьютер системаларының бөтен нечкәлекләрен белә торган югары дәрәҗәдәге белгеч. Безнең хакерлар мондый антивирусларны узарга күптән өйрәнде. Т.Миңнуллин. Булат 9 сыйныфта гына укуына карамастан, интернетны һәм заманча технологияләрне профессиональ хакерлардан ким белми, дигән фикер туды миндә. Л.Локманова

2) Лицензияле программаларны һәм кодларны ватып, компьютер программасына үзгәрешләр кертә торган җинаятьче. Әлбәттә, җинаять кодексында компьютер караклары хакерлар өчен махсус матдә каралган, әмма кешелек дөньясының язмышы турында сүз барганда моның белән исәпләшеп торыр чакмыни? А.Тимергалин. Хакер пароль урлап, вирус уйлап чыгарып, сайтларны ватып утыручы программист. А.Әпсәләмова // Төрле максатлар белән мәгълүмат системаларына, чит кешеләрнең социаль челтәрләрдәге битләренә кереп мәгълүмат алу, булганнарын үзгәртү, алар исеменнән хат-хәбәрләр язу һ.б. хулиганлык кылучы кеше. Әйтик, күптән түгел генә, «В контакте» кебек социаль челтәрләрдә хакерлар кешеләрнең шәхси битләреннән парольләрен үзләренә генә билгеле булган юллар белән табалар да шул кеше исеменнән хат язалар. Безнең гәҗит. Компьютер хакерлары нык сакланган серле кодларны да җимерә. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә