ХАК IV и. гар. Кем яки нәрсә алдында бурыч; кемгә яки нәрсәгә дә булса тирән хөрмәт, ихтирам, иң саф хисләр саклаган хәлдә, аны олылау, кадерләү, аңа хезмәт итү, аның өчен барысына да әзер булуны аңлата. Аллаһы Тәгалә хакыннан соң ата хакы, ата хакыннан соң ана хакы, ана хакыннан соң күрше хакы – иң беренче, иң асыл хаклар. А.Хәлим. Тугыз яшьтә генә булса да, Булат белә: ана хакы беренче урында, ул башка бөтен хаклардан да өстенрәк! Г.Гыйльманов |