ХАК III и. гар. 1) Бәя, бәһа. Бу чаклы авыр заманнарда, утын белән күмер хакы шулай үсеп торганда, авыл өйләрен газ белән тәэмин итә алса, һәйкәл куелырга тиеш андый кешегә! К.Миңлебаев. Бер-берсенең кием-салымына, балдак-алкасына, иннек-кершәненә бәя бирешкәч, шуларның хакы турында телне шомарткач, иң әрсезе тәкъдим кертә: җәмәгать, ирләребезнең сөяркәләре барын беләбез. Т.Галиуллин 2) Эш өчен түләү күләме. Имеш, бер ярым хак арттырылсын!.. Г.Ибраһимов. Эшләгәне өчен хакны үзе сорап ала белмәгән – кем күпме бирсә, шуңа риза булган. З.Зәйнуллин ◊ Хакыннан тормау Хакы, бәясе кыйммәт булса да алу; бәясеннән тормау. Гаяз бабай өстәп куйды: – Хакыннан тормабыз, улым, бәхилләтербез, яса гына. Г.Шәрәфи. – Таныш табибың булып, [тешне] тиз эшләсәләр – хакыннан тормас идем, – диде ул. Ә.Зарипов |