ХАК II и. гар. 1) Хокук, вәкаләт, мөмкинлек. Ул хакны безнең халык үз каны белән сугышып алды. Г.Бәширов. Гөлбакчасын таптар хакым юк. А.Хәлим

2) Нәрсәдән дә булса (яки ниндидер уртак әйбердән) файдалана алу хокукы; өлеш. [Кәримҗан:] Бу йортка минем дә хакым бар иде шикелле? А.Гыйләҗев. Мираска, варислыкка хакың бар икән, аңа хуҗа булырга да кирәктер. Р.Фәйзуллин // Кемнең дә булса өлеше; шәхси милек, мөлкәт. Төкерәм мин ул бирәннәрнең яшәүләренә, бар да күз яше, бар да кеше хакы. А.Алиш. Кеше хакына кермә, улым, харамга кагыла күрмә. Д.Булатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә