ХАК I с. гар. 1. 1) Чынбарлыкка туры килә торган, чын, дөрес. Хак сүз әйтеп күпме гомер яшәлгән... И.Юзеев. Хак булган шул сүзләре, әнә, безнең авылныкылар, киткәндә, песи кебек юаш кына малайлар иде, арыслан булып кайттылар. Р.Вәлиев 2) Чын. Монда бездә хак мөселман агай-эне эшләре генә карала. К.Тинчурин. Төрки риваятьләрдә шулай сөйләнелә: кешеләр хак дингә күчәргә теләмәгәч, Алла аларны туфан белән харап итәргә карар кыла. Н.Фәттах 3) Изге, гадел, туры, намус һәм вөҗданга каршы килмәгән. Яшьлек хатасының әнисе өчен бик кыйммәткә төшкәнен аңлаган кызы да хак юлга басты, бик күп игелек күрсәтте. Г.Хәбибуллина 2. и. мәгъ. Дөреслек, дөрес, гадел эш; кирәкле эш. Кеше сөйләгән хакны язуы авыр, үзең уйлап чыгарган ялганны язуы җиңел, шулаймы? А.Хәлим. Хакны нахактан аерып кабул итәргә, сабак алырга гына кирәк. М.Маликова 3. хәб. функ. Дөрес, чынлап та; дөреслеккә туры килә. Хак, Зәйтүнә кыз, диңгез һавасы сулышларны киңәйтеп җибәрә бит ул, урап кайтыйк, булмаса. М.Әмирханов. Әйе, полковник белән булган хәлләр дә хак. Д.Салихов |