ХАЙП и. ингл. 1. 1) Реаль керем алу максаты белән, нинди дә булса кеше, әйбер, вакыйга һ.б. тирәсендә шау-шу куптарып, шул хакта күп язып, сөйләп, аларны популярлаштыруга юнәлдерелгән агрессив реклама. Бүгенге көндә «хайп» төшенчәсе артык активлашып китү сәбәпле, кайбер артистлар тамашачыларын һәрдаим «тонус»та тотарга тырыша, юктан да сәбәп табып, тиз вакыт эчендә зур шау-шу дәрәҗәсенә җиткерәләр. Сәхнә. Ютуберлар мәгънәсез видеоларын бер максат белән төшерә: аларга хайп, лайклар, дан кирәк. Ялкын 2) Зур керемнәр вәгъдә итә торган һәм күбесенчә электрон валюталар белән эш итә торган онлайн проекттан гыйбарәт инвестиция фонды; финанс пирамидасы 3) Шау-шу, ажиотаж; шуның ярдәмендә яуланган танылу, скандаллы популярлык. Хәзер 1990 нчы еллар стилистикасында хайп (моданың иң югары ноктасы – ред.) зур. Безнең гәҗит. Ул – яшьләр сленгы, хәзерге вакытта модада булган әйберләрне «хайп» дип атыйлар. Сәхнә. Татар шигъриятендәге туган авылны, әниләрне сагыну, аның табигатенә дан җырлау мотивлары соңгы вакытта модада түгел (хәзер шигырьдән асфальт исен эзлиләр) я булмаса, хайпта түгел, дип әйтик инде. Сөембикә 2. с. мәгъ. Хайпка ( 2 мәгъ.) корылган, хайп белән бәйле. Бүген финанс пирамидалары, аларны әле тагын хайп проектлар дип тә атыйлар, мошенниклыкның бер төре, интернет челтәрендә киң колач җәяләр. Безнең Чирмешән |