ХАЙВАНЛЫК и. 1) Хайван булу хәле. Хайван каны белән безгә хайванның хайванлыгы күчә, тыелган дуңгыз ите аша безгә йөзләгән куркыныч чирләр үтеп керә, аракы, хәмер бездәге иң көчле күзәнәкләрне дә үтерергә, җимерергә сәләтле. Ф.Бәйрәмова. Кеше чын кеше булып та бетә алмаган, хайванлыктан да узган инде. Н.Шәрифуллин

2) күч. Әшәкелек, тупаслык, түбәнлек, хайванга ( 3 мәгъ.) хас сыйфат, кыланыш. Ул аның уттай янган, дер-дер калтыранган тәнен тимер кыршау белән кыскан кебек һаман ныграк кысты, ниндидер рәхимсезлек белән, ниндидер хайванлык белән кысты. Н.Фәттах. Әйе, кайчак кешене комсызлык, мәгънәсезлек горур «кеше» исеменнән хайванлыкка этәрә шул... Гасырлар авазы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә