ХАЙВАНИЯТ и. гар. 1) к. хайванлык. Димәк, рухи дөнья үсеш ягыннан артка кала башлый икән, ул вакытта хайваният вә вәхшилек кануннары өстен чыга һәм кешелекне харап итәчәк. Ф.Яхин

2) Физиологик теләкләр, табигый тойгылар. Ирләребез һаман да аларга үзләренең хайваниятләрен үтәргә генә ярый торган мәхлуклар дип карыйлар һәм аларны шул юлда тәрбия итәләр. С.Җәлал. Яшьрәк кешеләр аны никадәр идеал белән буяп, үзләренең хыяллары ярдәме белән әллә ниткән әфләтүни гыйшыклар ясап маташсалар да, барыбер инде аның төбе шул хайванияткә, ирлек-хатынлыкка кайтып кала бит, ахрысы! Г.Рәхим

3) күч. Әдәпсезлек, тупаслык, дорфалык, культурасызлык. Һәр шәкерт мәдрәсәне әдәпкә өйрәнү һәм әхлак төзәтү урыны дип белеп, үзен хайванияттән саклап, инсаният (кешелеклелек) белән зиннәтләргә тырышырга тиеш. Р.Зарипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә