ХАЙВАНИ с. гар. 1) Хайванга хас; акыл, аң эшчәнлеге, фикерләүгә нигезләнмәгән, бары табигый тойгы белән генә чикләнгән. Кешедә еланнан курку тойгысы – эволюция мирасы һәм ул, асылда, инстинктлар тирәнлегендә, психик катламнарның хайвани тирәнлегендә үк ята. А.Тимергалин. Ул гына да түгел – тормыш шартлары, хосусый милек тәэсирендә тора-бара аның үз характерында да хайвани инстинктлар көчәя. М.Хәсәнов

2) күч. Тупас, түбән, әдәпсез. – Хайвани гадәт дияргә була, дип, тыныч кына нәтиҗә чыгарып куйды полковник. М.Маликова. Хайвани мөнәсәбәт кенә ерткычлык хисен уята! Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә