ХАЙВАНАТ җый. и. гар. 1) Тереклек дөньясы. Бөтен хайванатны (кош-кортларны, кешеләрне) пар-пар яралтты. Р.Батулла

2) Һәртөрле хайваннар. Аның чыркылдауларына һәммә хайванат таң-гаҗәеп итүдә икән. Ф.Яхин. Кешене хайванат дөньясыннан аерып торган өч хикмәт бар: Тел, Моң, Хәтер. М.Галиев

3) иск. Зоология. --- «хайванат» (зоология), «һәйәт» (астрономия), «гыйльме сәрвәт» (экономика) кебек атама-терминнар да инде узылган этаплар дип каралырга тиеш. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә