ХАЙВАНАЗЫК и. Ит, сөт, бал, йомырка, уылдык кебек турыдан-туры хайваннардан алына яки хайваннар бирә торган ашамлыклар; русчасы: животная пища. Төньяк Америка опоссумы – мәче кадәр зурлыктагы хайван, үсемлекләр белән дә, хайваназык белән дә туклана. Биология. Аннары инде мин тиз үсәм: койрыгым кыскара, ян сызык юкка чыга, тиренең төзелеше үзгәрә, күзләрем зурая һәм күперә, эчемдә дә эчәгем кыскара, хайваназык белән туклануга әзерләнә. Ә.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә