ХАЙВАН и. гар. 1) Хәрәкәтләнергә, сизәргә сәләтле һәрбер тереклек иясе. Ат – үтә сизгер хайван, аңа ышанырга кирәк: җирән кашканың бер дә икеләнмичә, тыныч баруы күңелдә ышаныч уятты. Р.Низамиев. Болай да сызланып яткан яралы хайван, ачыргаланып, кызыл йөзленең арт саныннан умырып тешләп тә өлгергән иде. Д.Бүләков 2) Кешеләргә капма-каршы итеп куелган җан иясе. Алар бит безне хайван урынына исәпләп хурлыйлар, хатын-кызларыбызны күз алларыбызда мыскыл итәләр. Т.Гыйззәт. Кеше дисәң, мөгезе бар, хайван дисәң, бер дә хайванга охшамаган. З.Мәхмүди 3) сөйл. туп. Тупас, әхлаксыз, тәрбиясез, түбән җанлы кеше турында әйтелә. Ул бөтенләй алкашлыкка чыгып бара инде: миңа ачуланган була, хайван! К.Тимбикова. Алма шикелле малайларын да онытты, хайван. Ә.Сафиуллин 4) сөйл. кимс. Яратмыйча, кимсетеп, ачуланып, әрләп кемгә дә булса эндәшү сүзе. Син, тинтәк, хайван, сары йорт хакында, монда җан тәслим кылган сабыйлар турында Ионыч әйткән сүзләрне ишетмәдеңмени? А.Гыйләҗев. Син үзеңне бел, карт хайван, әнине кем бетергәнен мин яхшы беләм. Р.Сәгъди |