ХАИННӘ’РЧӘ рәв. Хаиннәргә, сатлыкҗаннарга хас булганча; хыянәтчел төстә. Хәзер инде бу яшеренү, хаиннәрчә алдашу аны буганнан-буа барды һәм көннән-көн катлауланган газаплы бер чиргә әйләнде. А.Расих. Аның, арабызда берни булмагандай, хаиннәрчә елмаеп сәлам бирүе, тикшерүче кабинетында үзен өендәгечә иркен тотуы җенемне чыгарды. Г.Тавлин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә