ХАИНЛЕК и. кит. 1) Хыянәтче булу; сатлыкҗанлык. Менә бу – синең хаинлегең, түбәнлегең өчен җәза, түз, кабахәт җан, дия идем үземә үзем. А.Расих

2) Хыянәт, вәгъдәсезлек, җинаять. Һәр сатлыкҗанның кечкенә куркуы зур хаинлек белән тәмамлана. С.Поварисов. Мондый вәхшилекне, мондый динсезлекне, мондый хаинлекне әле тарих хәтерләми. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә