ХАҖНАМӘ и. гар.-фар. 1) әд. Хаҗ сәфәре турында көндәлек, юлъязма. Татар әдәбиятында сәяхәтнамә жанрында иҗат ителгән юлъязмаларның бер төрен – хаҗ кылу максаты белән, исламда изге саналган урыннарга сәфәрне тасвирлаган әдәби ядкәрләрне хаҗнамә дип атап йөртәләр. Фән һәм тел. Аларның ничек хаҗ кылулары турында хаҗнамә, сәяхәтнамә яки сәфәрнамәләрдән ачык күренә. Кызыл таң 2) Хаҗ кылган кешеләргә бирелә торган таныклык. Аның сүзе җәмәгать алдында моңа кадәр дә үтемле иде, моннан соң да, хаҗнамә өстенә хөтбәчелек таныклыгына ирештереп, бәхеткә күмдерәчәк, һичшиксез! Ф.Яхин |