ХАҖӘТ и. гар. 1. 1) Кирәклек, ихтыяҗ, зарурият. «Нигә кырганнар, ни хаҗәте булган?» дип сора, беркем белми. А.Гыйләҗев. Берәр нәрсәгә хаҗәте туса, Мәрзиясен генә йөгерткән була. Л.Хәмидуллин

2) Кирәк нәрсә. Хәер, көндәлек хаҗәткә әйләнеп барган китаплар да бар икән. Б.Рәхимова. Хәер, колхозга кергәч, бәрәкәтсезлеккә үзем дә өйрәндем, бик хаҗәтне генә кайгырта башладым. М.Хуҗин

3) Йомыш; теләк, үтенеч. Ни хаҗәтең килеп чыкты әле алай? А.Гыйләҗев. Ниндидер Әхмәтнең хаҗәте шулай ук зурмыни аның өчен? М.Кәбиров

4) Табигый бушануны үтәүгә туган ихтыяҗ. Олы һәм кече хаҗәтләрен үтәп, тәртә арасында килеш кенә ятып, шактый гомер ял итеп алды. В.Нуруллин. Хәтта хаҗәтен дә, көч-хәл белән шуышып барып, ишек төбендә генә үтәде. М.Кәбиров

2. с. мәгъ. Кирәкле, зарури. Бик хаҗәт эшләрне бүләргә, Нәбине канәгатьләндерергә туры килде. А.Гыйләҗев. Аннары иң хаҗәт хәбәрне миңа өнбаш атакай җиткереп тора. М.Хәбибуллин

3. хәб. функ. Кирәк булу. Көмешең дә хаҗәт түгел – анысы да җитәрлек. А.Алиш. Ниемә хаҗәт соң безгә бармак очы хәтле ул маймычлар?! А.Хәсәнов

◊ Хаҗәте бар иде Бер дә кирәге юк. [Гандәлиф:] Хулиган малаегызның бик хаҗәте бар иде. А.Гыйләҗев. Чуртыма хаҗәте бар иде рәссамлыгыңның, дип уйлыйм эчемнән генә. З.Хөснияр. Хаҗәте (сукыр) бер тиен к. кирәге бер тиен. Андый политхезмәткәрләрнең хаҗәте бер тиен. Р.Мостафин. Синең Җәмиләңнең миңа, майга, балга манып бирсәң дә, хаҗәте сукыр бер тиен! Д.Салихов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә