ХАҖ и. гар. дини Ислам динендә шәригатькә күрә бай саналган һәр мөселманның Корбан гаете көннәрендә билгеле кагыйдәләрне үтәп Кәгъбәне зиярәт итүдән гыйбарәт гамәл. Дөрес, шундый ук дәрәҗәдәге яисә шуңа якын торган табыш-килешле башка кайбер байларның, халыкка бер генә саваплы эш тә эшләмичә, фәкать үз даннарын күтәрү өчен хаҗга барып, хаҗи исемен йөрткәннәре дә, төрле кызык эзләп шәһәрдән шәһәргә йөреп, башлыча үз мәнфәгатьләрен генә күрүчеләре дә җитәрлек булган. Л.Хәмидуллин. Дөньяны күп гиздем, хаҗда булып, ислам динен кабул иттем, биш намазны калдырмыйм. А.Гадел |