ХАДИСӘ и. гар. 1) Вакыйга, булган эш-хәл. Ул Мәскәүгә июль башларында кайтасы булса да, Петроградта булган соңгы зур хадисәләр сәбәпле, берничә көннәр кичегергә мәҗбүр булган. Г.Исхакый. Бүгенгегәчә башымнан кичкән хадисәнең беразы шушы язылганнардан гыйбарәт булды. Р.Зарипов

2) Күренеш. Артта калган халык массасы эчендә фән урынына – табигать хадисәләрен (күренешләрен) ялгыш аңлаулар, төрле булмаган әйберләргә ышанулар, халык тәҗрибәләре, медицина-тыйб гыйлеме урынына – кара имнәр, им-томнар, дөньяга туры караш урынына һәртөрле рухларга, пәри-җеннәргә ышанулар --- йөри. М.Ибраһимов // Феномен. Мәсәлән, философия буенча «очраклы күренешләр юк» – һәр очраклы хадисә (феномен) «нинди дә булса закончалыкка буйсына» диелә. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә