ХАДИМЛЕК и. 1) Хадим булу, хезмәтчелек, ялчылык. Өлкән буын вәкилләре шул яктан аерылып торучан: аларда җитәкчелек вазифасы хадимлектән өстен куелмый. Г.Шакиров 2) Хезмәткәрлек, хезмәткәр вазифалары, хезмәт итү хәле; берәр максатка хезмәт итү, мәнфәгать, ихтыяҗларны яклау гамәлләре. Иванов үзенең хадимлек вазифаларын үтәү өчен мөсафирханәгә кайтып киткәч, господин Шубин, үз нәүбәтендә, Ивановтан ишеткәннәрен шул көнне үк господин Андреевка ирештерде. З.Бигиев |