ХАДИМӘ и. гар. 1) Хезмәтче, ялчы хатын-кыз; хезмәт итүче; асрау кыз. Хадимә, күзен дә йоммыйча, бай абый әйтергә кушмаган иде, мин әйтте димәгез, ул бу ун төннең һичберендә өйдә кунмады, дип кычкырып тора... Г.Ибраһимов. – Җәнҗал куптара күрмә, ханбикә, хурга гына калырсың, – дип, хадимә хуҗабикәсен тыеп калды, – башта ханның үзе белән сөйләшеп аңлашу хәерлерәк булыр. М.Әмирханов

2) Хезмәткәр (хатын-кыз тур.). Музей хадимәсе үз урынында утырып тора, ләкин мин аны борчымаска булдым – нигәдер ялгыз гына карап йөрисем килде. Ә.Еники. Китапханә хадимәсе, өенә кайтырга талпынып, бер – аның иелгән киң җилкәсенә, бер дивардагы шакмаклы кара рам читләгән сәгатьнең өнсез-тавышсыз шуышкан чукмар телләренә карап-карап куядыр. А.Гыйләҗев

3) күч. Мәнфәгать, ихтыяҗларны яклаучы. Мин, бүгенге чор татар баласы, күңеле сынганнарга йөрәк кайнарлыгын бирергә әзер янә бер милләт хадимәсе, заман шагыйрәсе Флёра ханым Гыйззәтуллинаның шигъриятенә эндәшергә киңәш итәм. Ф.Бәшәр. [Бик күп образлар] Хатын-кыз геройлар, ир-канатларына илһам бирүче гүзәл ханымнар һәм балаларының киләчәген кайгыртучы аналар булудан тыш, милләт хадимәсе дәрәҗәсенә күтәрелгән үрнәк затлар итеп сурәтләнде. Л.Галитзуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә