ХАДИМ и. гар. 1) Хезмәтче, ялчы. Табиб белән хадимнән башка аның бусагасын атна буе берәү дә атлап кермәде. М.Әмирханов 2) Хезмәткәр, хезмәт итүче. Аэропорт хадиме, ишегенә авыр йозак элеп, матай болгатып киткән лайны озын кунычлы резин итекләре белән ера-ера өенә ашыкты. А.Гыйләҗев. Монда теләгән кешегә массаж ясаучы хадимнәр дә бар иде, кесә такыррак булганга, мин аларга мөрәҗәгать итмәдем. А.Тимергалин 3) күч. Берәр максатка хезмәт итүче, мәнфәгать, ихтыяҗларны яклаучы. Ул – чын мәгънәсендә милләт хадиме, милләт йөген төпкә җигелеп тартучы. Х.Миңнегулов. Элекке җәмәгать хадимнәре үзләренең чын йөзләре белән ачылалар: наданлыклары, мин-минлекләре, эшлексез һәм мәгънәсезлекләре, комсызлыклары, яңа тәртипләргә дошман булулары белән күз алдына бастырылалар. А.Әхмәдуллин |