ХАВЫЗ и. гар. Ясалма күл, бассейн, сулык; Көнчыгыш илләрендә шәһәр мәйданнарында, паркларда, бакчаларда яисә мәчетләр янында ясалып куелган ясалма сулык, эчә торган су резервуары. Аның бер як кырыендагы таш улактан челтерәп су агып тора, хавызда исә төрле суүсемнәр чайкала, төбендәге төрле төстәге чуерташлар вак дулкыннар аркылы биеп торучы ниндидер җан ияләрен хәтерләтәләр. Ф.Латыйфи. Аннан соң ул тиз-тиз атлап мәчеткә керде, эчке ишегалдында картлар намазга әзерләнә, тут агачы күләгәсендә җиде карт тора, ә җиде намаз карты хавызда комганнарына су тутыра. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә