ФЫРТЛАНУ ф. Көязләнеп, купшыланып, һаваланып йөрү. Ул да хатын-кыз тирәсендә фыртланырга бик ярата. З.Фәтхетдинов

Фыртланып алу Бераз, аз гына фыртлану. Кайры тунын чишеп җибәргән яшь егет бүреген кыңгырайтып фыртланып алды да сылу кыз каршына чыгып биеп китте. Казан утлары

Фыртланып йөрү Гел, һәрвакыт көязләнгән, купшыланган хәлдә булу, һәрвакыт һавалы кылану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә