ФЫРТ с. 1. Көяз, купшы («франт» сүзеннән фонетик үзгәргән форма). Бу кыланышы аның кыз алырга барырга әзерләнгән фырт егетне хәтерләтә. С.Поварисов. Ишкәй чишенергә оялды, үзенең лепшердәгән, артык иркен иске трусигы белән шушындый фырт ханым янәшәсендә ничек аунасын инде ул? Т.Әйди 2. рәв. мәгъ. Күзгә бәрелерлек итеп, көязләнеп, купшы итеп. Тик бик фырт киенгән офицерлары гына сәүдәгәр өйләрендә граммофон уйнатып, күпец кызлары белән парлап биешеп, кәеф-сафа кылып йөрделәр. Ә.Еники. Андагы укучылар – барысы да диярлек фырт киенгән, шәһәрнең югары сферасыннан чыккан яшьләр. А.Расих ◊ Фырт кына Ачуланып, үпкәләп, капыл гына. Хатын фырт кына борылып кереп китте, кулындагы кершән савытын идәнгә атты, креслога егылып, улап ук еларга кереште. А.Гыйләҗев |