ФЫРЛА’У ф. 1) Өзлексез җилпенгән, канат каккан тавыш чыгару, очып йөрү; һавага ышкылып, фырлаган тавыш чыгару. Күбәләк тик ямь сөя, тик гөл янында фырлый ул. Ш.Бабич. Колак төбеннән генә, фырлап, пар керәшә очып узды. Ф.Садриев

2) Ашыгу, ашкыну, очкан кебек фырлаган тавыш чыгару. Аны-моны искәрмичә барам, башын чайкый-чайкый артымнан фырлап килгән Аманат кинәт җилкәмне умырып алды... А.Гыйләҗев

3) күч. Ризасызлык белдереп мыгырданып йөрү

Фырлап алу Бераз, җиңелчә генә фырлау

Фырлап җибәрү Кинәт фырларга керешү

Фырлап китү Кинәт фырлый башлау

Фырлап кую Кыска гына, бер тапкыр фырлау

Фырлап тору Озак вакыт дәвамында фырлау; бертуктаусыз фырлау

Фырлый башлау Фырларга керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә