ФУФЫЛДА’У ф. Фу-фу дигән авазлар чыгару. Кайдадыр ябалак фуфылдый. Р.Батулла. – Әйдә, алайса кой, Газизә, – диде Хафиз һәм, шәрә аркасына су тамганчы ук, фуфылдарга тотынды. З.Вәли

Фуфылдап алу Аз гына, кыска вакыт фуфылдау. Тагын бер кат мәче башлы ябалак фуфылдап алды. Аннан соң шәүлегән мияулаганы ишетелде. Казан утлары

Фуфылдап кую Бер тапкыр фуфылдаган аваз чыгару



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә