ФУФА’ЙКА и. 1) Бәйләнгән җылы кием. Бер почмакта иске күн диванда гырлап яткан шофёрның да колагына керде, ахрысы, бу сүз – сискәнеп башын күтәрде, фуфайка җиңе белән сыпырып, өстәлдәге берничә шахмат фигурасын идәнгә төшерде. Х.Вәлиәхмәтов. Әтисеннән калган йон фуфайкасын да үзе салды. В.Нуруллин

2) Сырып тегелгән кыска җылы өс киеме. Чаңгыларны да, фуфайканы да мичкә тыгып яндырдым. Х.Вәлиәхмәтов. Ул вакытта инде сырган фуфайкаларны уңайлы мех якалы кыска бобрик пальтолар алыштырып бетергән. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә