ФУТУРО’ЛОГ и. лат. неол. Аерым билгеләрне (сәяси вазгыять, экология һ.б.ш.) анализлап, киләчәктә булырга мөмкин хәлләрне фаразлаучы галим; аналитик. Кайбер футурологлар киләчәк заман кешесен гадәттән тыш зур һәм пеләш башлы итеп күз алдына китерәләр, күренекле фантаст һәм биолог Г. Уэллсның бер романында киләчәк заман баласы әзмәвердәй баһадир гәүдәле итеп сурәтләнә. А.Тимергалин. Футуролог фикеренчә, егерме еллап вакыт узганнан соң, фәннең үсеше кеше организмын кабаттан биологик программалау чарасын табу мөмкинлеге бирәчәк. Ватаным Татарстан |