ФУТУРИЗМ и. лат. ХХ йөз башында әдәбиятта һәм сәнгатьтә иске иҗат алымнарына һәм традицияләренә каршы күтәрелгән, форманы эчтәлектән аерган, гадәттән тыш формаларны яңа иҗат стиленә әйләндерергә омтылган формалистик юнәлеш. Озак еллар дәвамында тискәре яктан гына бәяләнеп килгән символизм, футуризм, акмеизм кебек модернистик алымнарның, шәкли тәҗрибәләрнең татар поэзиясенә ясаган тәэсирен фәнни бәяләү хаҗәте көн тәртибендә тора. Т.Галиуллин. Формаль дип йөртелгән футуризм, имажинизм юнәлешләренең барлыкка килүе, аларның билгеле бер рәвештә оешканлык алуы иҗади эзләнүләргә мөмкинлек булуы турында сөйли иде. Ф.Галимуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә