ФУРГОН и. фр. Ябулы зур арба һәм ябык зур кузовлы йөк машинасы. Камерадагы һәм фургондагы караңгыдан соң, түшәмдә пыяла чуклы кандил, өстәлендә киң филтәле лампа янып торган бүлмәгә кергәч, күзләре камашып китте аның. К.Нәҗми. Бригада штабы һәм сәяси бүлек елганы Краснокамск янында сай урында фургоннарда кичә. Д.Шәрәфетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә