ФУРАЖЧЫ и. Фураж хуҗалыгын алып баручы, фураж әзерләүче, саклаучы һәм таратучы. Габдулла абзый, сөт кабул итү белән беррәттән, фуражчы да бит. Онны берәр соскы гына артык тамызса да, сыер эченә керә лә ул! М.Хәсәнов. Бервакыт, якын-тирәдә салам калмагач, фуражчы Әбүбәкер ага Якупов, бригада хатын-кызларын җыеп, Уркалыга, язгы өзеккә дип калдырган эскерткә алып китә. М.Ибраһимов |