ФУНТ и. лат. 1) Метрик системага кадәр кулланылган, Россиядә 409,5 граммга тигез булган авырлык үлчәү берәмлеге. Мин шунда алтмыш сумга дүрт тюк ситсы, утыз фунт чәй алып калдым. А.Таһиров. Сергий Радонежский чиркәвендә җиде пот көмеш, биш фунт алтын, йөз сиксән алты энҗе бөртеге саклана. З.Фәтхетдинов 2) Төрле илләрдә төрлечә кабул ителгән (Англиядә 453,6 граммга тигез булган) авырлык үлчәү берәмлеге. Бредли яныннан узганда сугылып чыгыгыз әле, миңа бер фунт иң каты тәмәке җибәрсен. К.Дойл 3) Төрле чорда төрле дәүләтләрдә әйләнештә булган акча берәмлеге |