ФУ’НКЦИЯ и. лат. 1) Эшчәнлек, вазифа, йөкләтелгән бурыч. Дәүләтебез җитмеш ел дәвамында гаилә функциясен үз өстенә ала килде: укытты, тәрбияләде, дәвалады. Сөембикә 2) мат. Үзгәреше икенче зурлык үзгәрешенә бәйле алмаш зурлык . Координаталар методы функцияләрне график юл белән тикшерү һәм тигезләмәләрне график юл белән чишүдә киң кулланыла башлый. Алгебра. Функцияләр теориясе. Тригонометрик функция 3) махс. Организмның яки аерым органның эшчәнлеге. Аналогик органнар – күбәләк канаты, кош канатлары һәм ярканат канатлары: аларның функцияләре бер, һәм алар шушы функциягә ихтыяҗ туганлыктан барлыкка килгәннәр. Кызыклы психология 4) кит. Берәр күренешкә бәйле рәвештә үзгәрүчән күренеш 5) Мәгънә, роль. Акча функциясе |