ФУНКЦИОНЕР и. рус Коры вазифа үтәүче, формаль эшчәнлек алып баручы дәүләт хезмәткәре. Дьяков Иван Николаевич, система калыпка салган кешеләрнең күпчелегеннән аермалы буларак, катып калган функционер булып чыкмады, замана җилләренә сизгерлек күрсәтте: картлар китереп кыскач, Киләче авылында мәчет салуга ярдәм итү эшенә дә алынды. Т.Галиуллин. Эстетик фикерләүдә шул фирка функционерларыннан ерак китмәгән. Ф.Галимуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә