ФУНДУК и. гр. Каенчалар семьялыгыннан чыгышы белән Көньяк Европадан булган гади чикләвек куагының культуралаштырылган төре һәм аның чикләвеге. «У-у, аларның алты төп йөзем! Аларның фундук агачы өч төп», – дип сөйләшәләр. М.Мәһдиев . Аерым районнарның авыл хуҗалыгында чикләвекләр – фундук, кузы чикләвекләре, миндаль, фисташка җыю һәм ефәкчелек әһәмиятле ярдәмче кәсепләр булып торалар. Чит илләрнең экономик географиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә