ФУНДАМЕНТАЛЬ с. лат. 1) Төпле нигезле, тирән мәгънәле; әһәмиятле, җитди эчтәлекле. Э.В. Севортянның фундаменталь хезмәтендә азәрбайҗан теленең билгеләргә мөмкин булган барлык фигыль ясаучы кушымчалары тикшерелә. Татар грамматикасы

2) Баш, төп, үзәк . Медицина фәненең алдагы үсеше электрон микроскопия, тамгалы радиоактив кушылмалар кулланып, фундаменталь биология һәм медицина проблемаларын тикшерүгә бәйле. Фәнни Татарстан.



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә